Бүген Россиядә Полиграфия көне билгеләп үтелә

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

19 апрельдә Россиядә Полиграфия көне билгеләп үтелә. Бу һөнәри бәйрәм 2014 елда гамәлгә куелган. "Полиграфия" - китап, журнал, газета, этикетка кебек басма продукция чыгару белән бәйле җитештерү тармагы, дип хәбәр итә Calendar.ru сайты.

Бу һөнәри бәйрәмне гамәлгә кую инициативасы белән полиграфия хезмәткәрләре үзләре чыккан. Бу тәкъдимне 2013 елда РФ Мәдәният министрлыгы, шулай ук Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы да хуплап алган. Полиграфия станоклар артында басып торучылардан тыш, төрле профессия - дизайнер, редактор, менеджер, инженерлар хезмәтен дә берләштерә. Техник яңалыклар һәм компьютер технологияләре ярдәмендә полиграфия продукциясе даими төрләнә. Хәзер ул китап, журнал, буклет һәм этикеткалар гына түгел, бүген полиграфия өлкәсенә төрү, сувенир һәм реклама продукциясе, классик һәм стандарт булмаган фото ясау хезмәтләре дә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International