Бөгелмә мэриясендә терроризмга каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды. Киңәшмәдә муниципалитетның шәхси составы, Бөгелмә шәһәре прокуроры, Бөгелмә муниципаль районы җирле үзидарә органнары җитәкчеләре, дини оешма һәм диаспоралар әгъзалары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Бәйрәмнәр тыныч үтсен өчен
Бәйрәм чаралары – Бөек Ватан сугышында җиңүнең 73 еллыгын билгеләү алдыннан, Татарстан Республикасы оператив штабы һәм терроризмга каршы бердәм комиссия утырышы беркетмәсен тормышка ашыру максатыннан, бәйрәм чараларына әзерлек һәм аларны үткәрү вакытында җәмәгать тәртибен һәм террорчылык актларын кисәтү өчен чаралар комплексы расланды. Әлеге темага Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы полициясе начальнигы урынбасары Александр Иванов чыгыш ясады.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгына багышланган тантаналы чараларны үткәрү вакытында гражданнар куркынычсызлыгын тәэмин итүне 235 полиция, 8 “МСФ Форпост” хезмәткәре һәм шәхси сак предприятие һәм оешмаларның 12 вәкиле башкарачак.
Халык күпләп туплана торган урыннар махсус барьер киртәләр белән җиһазландырылачак. Шикле гражданнар, шулай ук сумкалар кул металлодетекторлары ярдәмендә тикшереләчәк.
Гаилә иминлеген саклауга юнәлтелгән чаралар
Бөгелмә муниципаль районында мәгариф учреждениеләре тарафыннан гаилә иминлеген булдыру эшләре турында мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары вазифаларын башкаручы Альбина Әсәдуллина сөйләде. Аның фикеренчә, бу юнәлештә мәгариф учреждениеләре башкарырга тиешле төп эш – гаиләләр бердәмләшүгә ярдәм итү, ата-ана һәм балалар арасында уңай мөнәсәбәтләр булдыру, балага гаиләдә уңай шартлар тудыру, шулай ук, гаиләне, тәрбия бирү шартларын һәм үзенчәлекләрен өйрәнү.
Агымдагы уку елында Бөгелмә муниципаль районында 40 гомумбелем бирү учреждениесе эшли. Аларда 10 949 укучы белем ала. Баланың физик, әхлакый, интеллектуаль шәхесен үстерү юнәлешендә ана-аналар компетентлыгын үстерү өчен шактый эшләр башкарыла. Гаилә иминлеген саклау сәламәтлек саклау өлкәсе, балигъ булмаганнар эшләре бүлеге һәм комиссиясе белгечләре катнашындагы тематик ата-аналар җыелышлары; мәктәп, шәһәр күләмендә үтүче иҗади һәм спорт чараларында катнашу; гаилә бәйрәмнәре оештыру һәм үткәрү; мәктәпнең попечительләр советы вәкилләре тарафыннан авыр тормыш шартларында калган гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү аша башкарыла.
Җәйге ял вакытында балаларны террорчылыктан саклау
Бөгелмә муниципаль районының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы урынбасары Константин Круглов җәйге ял вакытында балаларны террорчылык актлары һәм күренешләреннән саклау шартлары турында сөйләде.
Җәйге чорда балаларны куркынычсыз ял белән тәэмин итү, аларны шәһәр читендәге сәламәтләндерү лагерьларында саклау өчен шактый чаралар башкарыла. Өч лагерь – “Сосновка” (ел әйләнәсе), “Салют” (сезонлы), “Вита” санаторий-профилакторие – сак хезмәте, видеокүзәтү һәм видеотеркәү белән тәэмин ителгән, яктылык территория буенча куелган яктырткычлар ярдәмендә тәэмин ителгән, мәйдан металл киртәләр белән уратып алынган.