Кечкенә спринтер 2018

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

Балалар паркында “Кечкенә спринтер 2018” ползункиларда йөгерү буенча VI чемпионат үтте. Үткән еллардагы кебек үк, балалар вакытка 8 метр араны шуышып үтәргә тиеш иде. Билгеле инде, әти-әниләр нәни спортчыларны яраткан уенчыклары, туплар, китаплар, кәрәзле телефоннар белән кызыксындырды.
Үз яшь категорияләрендә Морат Хәйбуллин, Ева Меркулова, Илья Желовановлар – 1нче, Самир Җәләлиев, Злата Мельникова һәм Гөлназ Ярмөхәммәтовалар – 2нче, Роберт Насыйбуллин 3нче урынга лаек булдылар. Тамашачы мәхәббәте бүләге Роман Горбуновка тәтеде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International