Март аенда Бөгелмәдә офислар өчен товарлар сату белән шөгыльләнүче фирманың генераль директоры эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итеп, акча средстволарын урлаулары турында хәбәр итә. Зыян күрүченең сөйләвенә караганда, ул интернет сайтларның берсендә офис кәгазе алу өчен заявка бирә һәм элемтә өчен үзенең телефон, сайт мәгълүматларын калдыра. Икенче көнне бу оешманың электрон почтасына заказны кабул итүләре турында хәбәр килә. Шуннан соң килешү һәм түләү счёты килеп төшә.
Яңа кулдашының ышанычлымы-түгелме икәнлеген тикшерү ниятеннән, Бөгелмә фирмасы җитәкче аннан хосусый эшмәкәрлек таныклыгын һәм ИНН, паспорт күчермәләрен сорый. Барлык документлар да килгәч, рәсми сайтлар аша аларның дөреслегенә ышангач, фирмадан товар өчен 1 миллион 200 мең сумнан артык акча күчерелә. Әмма килешенгән срокта товар килми. Яңа “кулдаш”ның телефон номеры да җавап бирми башлый – бөтенләй өзеп куелган була.
Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 159нчы маддәсенең 4нче өлеше нигезендә (“Аеруча зур күләмдә мошенниклык”) җинаять эше кузгатыла.
Оператив-тикшерү эшләре барышында полицейскийлар әлеге хәлдә шома гына итеп Мәскәү кешесенең “кулы уйнаганлыгын” ачыклыйлар һәм кичекмәстән Мәскәүгә юл тоталар. Гаепләнүче кешенең кайда икәнлеген ачыклап, 10 июньдә аны тоткарлыйлар. Аның өендәге документлар, кредит карталары, кәрәзле телефоннар, компьютер техникасы алына. Мәскәүлене Бөгелмәгә алып киләләр, биредә ул үзенең кыңгыр гамәле турында күрсәтмәләр бирә, аны тикшерү чорына сак астына алалар.
Тикшерү барышында ачыклануынча, ул Россия Федерациясе Салым кодексын өйрәнеп, Пенза шәһәрендә хосусый предприятие теркәтергә карар кыла. Чөнки ул вакытта Пензада салым “каникулы” чоры, ягъни билгеле бер вакытка эшмәкәрләрнең салым түләүләреннән азат ителгән вакыты була. Социаль челтәр аша аралашып, “хосусый эшмәкәр” итеп теркәлергә һәм шуның өчен күпмедер акча алып торырга риза булган бер ир кешене таба. Аннары башкала шомафие офис товарлары китерү буенча сайт булдыра, интернет аша арзанрак бәягә товарлар тәкъдим итә башлый. Мәгълүматлар янына легаль эшләүче интернет-магазиннар сайтыннан алынган рәсем-сурәтләр беркетә һәм барысы да ышанычлы күренә торган итә. Клиентларга бер генә таләп була: заказ өчен алдан түләү кирәк. Ә товарны тиз арда китереп җиткерүне ул “гарантияли”.
Хәсрәт эшмәкәрнең кыңгыр эшчәнлек алып барганлыгын дәлилли торган база булдырылгач, җинаять эше судка җибәрелә. Фирмага китергән матди зыянны тикшерү барган чорда кайтарып түләсә дә, суд аны мошенниклыкта гаепли һәм шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм итү һәм дәүләт файдасына 100 мең сум күләмендә штраф түләтү турында хөкем карары чыгара.
Бөгелмә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.