“Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы республика клиник хастаханәсе” учреждениесе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев Бөгелмәдә булып китте

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

2 август көнне “Бөгелмә үзәк район хастаханәсе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә (ДАССУ) “Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы республика клиник хастаханәсе” учреждениесе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев булып китте.
     “Бөгелмә үзәк район хастаханәсе” ДАССУ баш табибы вазифаларын башкаручы Илнар Вилданов эшлекле визит белән килгән Рафаэль Фирнаял улын хастаханәнең структур бүлекчәләренең эшчәнлеге белән таныштырды. Алар башта бүгенге көндә капиталь ремонт эшләре бара торган поликлиникада булдылар. 
     Очрашу барышында Бөгелмә муниципаль районында һәм шәһәрдә яшәүче балаларга һәм олыларга медицина ярдәме күрсәтү тәртибен гадиләштерүгә, сыйфатын яхшыртуга, пациентларның алган хезмәттән канәгать булу дәрәҗәсен күтәрү юлларына һәм алымнарына, ә тагын шулай ук үзәк район хастаханәсенең үсеш перспективаларына кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International