“Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дияргә яратабыз. Ә тән сәламәтлегенә ирешү өчен һәрчак хәрәкәттә булу кирәк. Спорт белән шөгыльләнү – организмны чыныктыруның иң нәтиҗәле, гади һәм кулай төре.
11 август көнне Бөгелмә “Энергетик” стадионында бик тә кызыклы чара узуы көтелә (сәгать 9да башлана). ТР Диния Нәзарәте Бөгелмә шәһәре һәм районы мөхтәсибәте республика мәчетләре арасында футбол ярышлары уздыра. Җиңүчегә Бөгелмә муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы Кубогы тапшырылачак. “Шунысы игътибарга лаек: бу уеннарда бары тик биш вакыт намазын калдырмыйча укып баручы мөселман яшьләре генә катнаша ала”, – дип хәбәр итәләр мөхтәсибәттән.