Шул ук көнне, ягъни иртәгә Әлмәт шәһәрендә триатлон буенча Россия Кубогының этап ярышлары узачак. Анда илебезнең иң көчле спортчылары киләчәк. Шулай ук, Әлмәт муниципаль районының ачык триатлон ярышларында һәвәскәр спортчылар дә стартка чыгачак. “Анда теләгән һәр кеше катнаша ала” , – дип хәбәр итәләр Бөгелмә муниципаль районы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән.