Шәхси хуҗалыклар өчен салым патенты фермерларга хуҗалыкларын үстерергә ярдәм итәчәк

2018 елның 7 августы, сишәмбе

Патент системасы буен­ча­ салым түләүче шәхси эш­мә­кәрләр элеккечә физик затлар кеременә һәм милкенә салымнардан (патент системасы кулланылган эшмәкәрлек эшчәнлеге төреннән алынган керемнәр өлешеннән) азат ителәләр. Алар шулай ук өс­тәмә кыйммәт салымы да тү­ләмиләр.

Салым салуның патент сис­темасы салым түләүләрнең башка төрле режимы бе­лән беррәттән, шәхси эшмә­кәр­ләр тарафыннан ихтыярый рәвештә эшмәкәрлек эш­чәнлегенең 47 төренә карата кулланылырга мөмкин. Шу­ның белән бергә шәхси эшмәкәрләр шул исәптән граж­дан-хокук характерындагы килешүләр буенча да 15 кешене эшкә ялларга хокуклы.

Патент алырга теләүче районара салым инспекциясенә гариза яза. Патент 6 ай срокка алынганда салым тулы күләмдә әлеге системага күчүдән соң 25 календарь көннән дә соңга калмыйча түләнә. Патент 6 айдан алып бер календарь елга кадәр алынганда салым ике срокка бүлеп: салымның барлык күләмнең өчтән бе­реннән дә ким булмаган беренче өлеше әлеге системага күчүдән соң 25 ка­лендарь көннән, калган икен­че өлеше салым чоры төгәлләнергә 30 календарь көннән дә соңга калмыйча түләнә.

Патент системасы буенча салым түләүчеләр керем исәбен керемнәр учеты кенәгәсенә кертеп барырга тиешләр. Һәр патент өчен аерым кенәгә ачыла.

Салым салуның патент сис­темасын кулланучы шәхси эшмәкәрләр кулдагы акча исәп-хисабын һәм түләү карталары кулланылган исәп-хи­сап­ны контроль-касса техникасыз гына да гамәлгә ашыра алалар. Бу очракта алар сатып алучы таләбе буенча тиешле товарны алганлыкка (эш башкарганлыкка, хезмәт күрсәткәнлеккә) акча кабул ителүен раслаучы документ бирергә тиешләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International