Бөгелмә муниципаль районында 7439 гектар җир сугылган һәм чабылган. Бу хакта эшлекле дүшәмбе барышында авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Илдар Исмәгыйлов сөйләде.
"Югары техник потенциалны күздә тотып, кыска вакыт эчендә, һава торышы яхшы торганда, урып-җыю компаниясен тәмамларга кирәк. Моның өчен барлык чараларны күрергә кирәк", - дигән әмер бирде район башлыгы.