Бөек Ватан сугышы ветераны юбилей көнендә Россия Президенты һәм Район башлыгыннан котлаулар кабул итте

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

13 август көнне Пелагея Григорьевна Панарина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бөек Ватан сугышы ветеранын Бөгелмә муниципаль районы башлыгы исеменнән Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты башлыгының социаль сораулар буенча урынбасары Эльвера Ризванова тәбрик итте.
Тыл хезмәтчәненә иң беренче чиратта ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгының бүләген тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International