Көндәлек һава торышы: 16 августта яшен һәм яңгыр көтелә

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

16 августта төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җилнең тизлеге 17 м/с ка кадәр, ә яшен вакытында секундына 22 метрга кадәр җитәчәк. Көндез кайбер районнарда яңгыр һәм боз явуы ихтимал.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International