Бөгелмәлеләрне мәчеткә - Корбан бәйрәменә чакыралар

2018 елның 18 августы, шимбә

Мөселманнарның иң зур бәйрәмнәренең берсе - Корбан бәйрәме якынлаша. Бәйрәм намазы быелның 21 августында 7.00 сәгатьтә үтәчәк.

Сигез елдан артык Бөгелмә мөхтәсибәте шәһәр хакимияте һәм социаль яклау идарәсе белән берлектә массакүләм хәйрия чарасы үткәрә. Бәйрәмнән соң, корбанга китерелгән ит аз керемлеләргә таратыла. Акция 500 якын аз керемле гаиләне һәм кайбер коммерцияле булмаган оешмаларны колачлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International