Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров БДИда аерым фәннәрдән 100 балл җыйган яшьләр белән очрашты

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

1нче мәктәпне тәмамлаган, рус теле фәне буенча имтихзанда 100 балл җыйган Виталий Кабанов Калининград университетына укырга кергән. Физикадан 100 бал җыйган 6нчы мәктәп укучысы Дмитрий Давыдов Н.Э. Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университетында белем алачак. Артур Самусенко Мәскәү дәүләт төзелеш университеты студенты булган. 
“Умники и умницы” Бөтенроссия телевизион олимпиада җиңүчесе – 3нче мәктәптә укыган Дамир Шәймәрданов укуын МГИМОның “Дипломатия и политика зарубежных стран” факультетында дәвам иттерәчәк. Александра Валовская да шул ук югары уку йортына укырга кергән. 2нче лицейны тәмамлаган Алексей Смальков – Санкт-Петербургның Бөек Петр политехника университетын, ә 6нчы мәктәптән Софья Бойко “МИФИ” милли-тикшеренү атом-төш университетын сайлаганнар. 
– Безнең мәктәпләрне тәмамлаучыларның елдан-ел югарырак нәтиҗәләр күрсәтүенә бик шатланабыз. Бөгелмәдәге мәгариф системасы – илдәге иң яхшылардан дип, тулы ышаныч белән әйтергә нигез бар. Бөгелмә мәктәпләрен тәмамлап китүчеләрнең күбесе илдәге иң абруйлы уку йортларына керәләр һәм бу очраклы хәл түгел, – диде шәһәр мэры кичәге мәктәп укучыларына – бүгенге студентларга мөрәҗәгать итеп. 
– Әмма мине яшьләрнең Бөгелмәдән китә баруы бик борчый. Хыялым – югары уку йортларын тәмамлагач, яшьләрне Бөгелмәбезгә кире җәлеп итү. Туган шәһәребезгә кайтсыннар иде алар, – Линар Закиров очрашу кичәсе ахырында шундый теләкләрен җиткерде һәм яшьләргә алга таба белем алу өлкәсендә зур уңышлар теләде.
Белешмә. Узган уку елы ахырындагы бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренә караганда, Бөгелмәдә рус теле буенча уртача балл – 81,36 (Татарстанда – 74,5); төп математика буенча уртача бәя – 4, 68 (Татарстанда – 4,4); профильле математикадан – 57,59 балл (Татарстанда – 64,61); информатикадан – 66,9 балл (Татарстанда – 71,3); химиядән – 66, 8 балл (Татарстанда – 64); тарихтан – 66,2 балл (Татарстанда – 59,1); җәмгыять белеменнән 70,3 балл (Татарстанда – 62,67) булган. 
Узган уку елында Бөгелмә мәктәпләрен барлыгы 411 кеше тәмамлаган. 68 егет һәм кыз “Укуда аерым уңышлары өчен” Россия медаленә лаек булган. Бердәм дәүләт имтиханнарында 7 укучы 100 бал җыйган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International