“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйрия акциясе

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

Татарстаныбызда 2007 елдан башлап үткәрелә. Ул социаль ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдән беренче сыйныфка укырга барачак – 1 сентябрьдә тәү кат мәктәп бусагасын атлап керәсе балаларга бәйрәм рухын тою мөмкинлеге тудыру, аз тәэмин ителгән гаилә балаларына, инвалидларга адреслы ярдәм күрсәтү – мәктәп кирәк-яракларын хәстәрләп бирү максатыннан оештырыла. 
Бөгелмәдә бу чара традициягә әверелде: яңа уку башланыр алдыннан муниципаль район башлыгы ишле гаилә балаларына быел да кирәк-яраклар алу өчен акча сертификаты тапшырды. Исемлектә 7 бала тәрбияләнүче Зиляевлар, 4 балалаы Фәхриевлар, 5 балалы Петрухиннар, 8 балалы Газизуллиннар бар иде. 
– Бала чакны бәхетле итү беркайчан да соңга кала торган гамәл түгел. Булачак беренче сыйныф укучылары бүген бераз гына булса да, үзләрен бәхетлерәк хис иткәндер дип ышанам, – диде шәһәр мэры.
Бөгелмә муниципаль районында быел беренче сыйныфка 1 232 бала барачак. Шулар арасында 51 бала хәйрия ярдәменә аеруча мохтаҗ. Аларга һәм 2 – 11 сыйныфларда укучы аз тәэмин ителгән тагын 79 балага Бөгелмә районы башлыгы, мәктәпләрнең попечительләр советлары, микрорайоннар депутатлары, предприятиеләр вәкилләре, эшмәкәрләр һәм педагогик коллективлар тарафыннан матди ярдәм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International