Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре имам-мөхтәсибенең Корбан бәйрәме белән котлавы

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

Сезне Корбан Гаете белән ихлас котлыйм! 
Бөтен Ислам дөньясы мөселманнарның иң зур бәйрәмнәреннән берсе – ид әл-Әдха – Корбан бәйрәмен билгеләп үтә. Изге җирләргә барып, Хаҗ кылу гамәлен башкаруга ирешкән кешеләр өчен бу елгы бәйрәм аеруча истәлекле булыр. Һәрхәлдә, Корбан бәйрәме һәр ел саен мөселман кешесе өчен Ибраһим пәйгамбәрне һәм аның Аллаһка олуг мәхәббәте турында хөрмәт белән искә алу көне булып тора. Ид әл-Әдха көннәрендә башка кешеләр язмышы турында истә тоту, кылган гөнаһларга үкенү, киләчәк турында уйлану мөһим. 
Корбан бәйрәмен билгеләп үткәндә, без үз гамәлләребез белән Ислам дине нигезләренә салынган принципларны чагылдырырга тиешбез. Аларның иң әһәмиятлесе – Алыһыбызның иң изге ниятләрне генә кабул итүе турында онытмау. Ул безнең чалган корбаннарга да, кан коюга да мохтаҗ түгел. Ә менә кеше газапларын һәм хәсрәтен аңлау, теләктәшлек күрсәтү, хәленә керү, ярдәм итү – Аллаһның үз тарафдарларын шуңа өндәвен ишетү ул. Мохтаҗларга корбан итеннән өлеш чыгару – шуның бер мисалы. 
Аллаһ безнең гамәлләрдән разый булсын, игелекле эшләр өчен әҗер-савапларын бирсен. Һәр кылган адымыбыз иманыбызны ныгытуга булышсын иде. 
Аллаһы Тәгалә илебезгә – тынычлык һәм тотрыклылык, гаиләләребезгә – иминлек һәм сәламәтлеклек, авыруларга – шифа һәм сихәт, мохтаҗларга ризык һәм нигъмәтләр насыйп итсен! Бәйрәм белән, кадерле кардәшләрем!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International