Татарстан Республикасы һәм Шәһәр көннәре алдыннан – 25 августта бөгелмәлеләрне өмәгә чакырабыз. Бу көнне, Бөгелмә шәһәре башкарма комитеты башлыгы күрсәтмәсе нигезендә, территорияләрне чистарту, ямьләндерү чаралары үтәчәк. Әлеге игелекле һәм бик тә кирәкле чарада милечелекнең барлык төрләрендәге предприятие һәм оешмалар, шәһәрдәшләр үзләреннән өлеш кертер дип көтелә.