Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бердәм дәүләт имтиханыннан 100 балл җыйган укучылар белән очрашты. Чара Кукмара муниципаль районында Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республикакүләм август киңәшмәсе кысаларында узды.
Татарстанда математика һәм рус теле буенча Бердәм дәүләт имтиханының уртача баллы үсеше күзәтелә. Югары балларга һәм 100 баллга ирешүчеләр саны арткан. Республиканың 182 укучысы Бердәм дәүләт имтиханыннан 100 балл җыйган, шуларның 10сы берьюлы ике предметтан имтиханны 100 баллга тапшырган. 100 баллы барлыгы 192 эш дигән сүз. БДИдан иң түбән чикне уза алмаучылар саны да күпкә кимегән.
ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов ике предметтан 100 балл җыйган укучылар белән таныштырды. Елдан ел республикада 100 баллга тапшыручылар саны артуын, ләкин әле тагын да тырышырга җирлек булуын билгеләп узды.
Рөстәм Миңнеханов БДИны 100 баллга тапшыру тормышларында зур җиңү, алдагы үсеш өчен зур мөмкинлекләр бирүен белдерде. "Без һәрвакыт сезнең кебекләр белән горурландык һәм горурланабыз. Бу сезнең, укытучыларыгыз һәм ата-аналарыгызның тырышлыгы нәтиҗәсе. Үзегезгә абруйлы уку йортларын сайлавыгыз бик яхшы", - дип ул 100 балл ияләренең 60 процентка якыны республикада калганын, калганнары Мәскәү, Петербургның абруйлы уку йортларына барганын билгеләп узды.
"Мин бүген республикада да вузлар рейтингы югары дип саныйм. Шул ук вакытта чыгарылыш укучылары илнең иң яхшы уку йортларын сайлаган дип саныйм. Монда, Татарстанга әйләнеп кайтсагыз, шат булачакбыз, ләкин фәнни эшчәнлегегез, бизнесыгызнымы кайда гына үстерсәгез дә, сезнең белән контактлар булуын теләр идек", - диде.
Президент безнең республиканың илнең мәгариф системасында лаеклы урынны алып торуын әйтте. Олимпиадада призерлар саны буенча Татарстанның 6 нчы урында булуын билгеләп узды. "100 балл җыючылар саны артуы да уңай күренеш, бу системалы эш турында сөйли. Сезнең тырышлыгыгызга, уңышларыгызга сокланам. Республикадан читкә китеп укучылар да сез һәрвакыт Татарстанда үзеңне күрсәтү өчен потенциал булуын аңларга тиешсез. Без сезнең белән элемтәләрне сакларга теләр идек. Сезнең "100 бальник" исемен алга таба дәвам итүегезне телим. Алга таба яхшы белгечлек алырга насыйп булсын! Сезгә бик зур рәхмәт! Сез гаиләләрегез, мәктәпләрегез, ата-аналарыгыз өчен зур үрнәк. Ата-аналарыгызның хис-кичерешләрен күз алдына китерәм, сез аларга шундый зур бүләк ясадыгыз", - дип уңышлар теләде.
Очрашуда катнашкан кичәге укучылар, иртәгәге студентлар Рөстәм Миңнехановка борчыган сорауларын бирделәр.