Бөгелмә бала тудыру йортына пресс-тур

2018 елның 27 августы, дүшәмбе

Күргәннәрне, ишеткәннәрне халыкка җиткерү – әлеге массакүләм мәглъмат чаралары өчен оештырылган турның төп максаты.

Бала беренче тапкыр аваз салган урынга керергә, әлбәттә, һәркемгә дә ярамый. Чисталык биредә – беренче чиратта. Махсус халатлар киеп, без эчкә атладык. Журналистларны Бөгелмә үзәк хастаханәсе баш табибы Илнар Вильданов каршы алды.

Уңышлы эшчәнлекнең нигезе Бала тудыру йорты бинасыннан, заманча җиһазлардан гына тормый, ә яхшы профессиональ коллективтан тора! – дип белдерде ул.

Балалар тудыру йорты яңа бинада үз эшчәнлеген 2014 елның 14 февралендә башлап җибәргән. Шул көннән быелның 24 августына кадәр 6 068 бала дөньяга аваз салган. Икенче дәрәҗәдәге Бөгелмә бала тудыру йорты – акушерлык һәм гинекология, яңа туган балалар, патологияле авырлык, анестезиология һәм реанимация бүлекләреннән тора.

Анна Кульмаметова Бөгелмә бала тудыру йортына дүртенче улы артыннан килгән. Бүгенге көндә ул патология бүлегендә сабые белән очрашу көнен көтә. Анна беренче ике баласын иске балалар тудыру йортында тапкан.

Элекеге шартлар белән бүгенгене чагыштырырлык түгел. Күк белән җир арасы! Ванна бүлмәсе кырыйда, балаң тугач та яныңда, табибларның  карашлары да гел икенче төрле, – дип уртаклашты үз тәҗрибәсе белән Анна Кульмаметова.

Бөгелмә балалар тудыру йорты биредә бала табарга теләге булган һәр хатын-кызны кабул итәргә әзер. Без, журналистлар килгән көнне дә, бала тудыру бокслары тулы иде.

Бүген күрше Ырынбур өлкәсе Северный районыннан юлламасыз бер ханым: “Сездә табасым килә,” – дип килеп керде. Әлеге районнан безгә еш киләләр, Татарстан районнарыннан килүчеләр саны да артты. Биредәге шартлар һәм югары квалификацияле табиблар командасы тирә-як районнардагы авырлы ханымнарны  җәлеп итә. Коллективыбыз бик яхшы. Бала табучыларга яхшы караш – безнең эшнең төп принципы. Бездә акушерлык өлкәсендәге барлык яңа технологияләр дә кулланыла, –дип сөйли Бала тудыру йорты баш табибыРәмилә Кадермаева.

Хәтерлисезме, чит ил киноларында бала табу эпизодлары вакытында хатын-кыз янында гел якын кешесе була. Бөгелмәдә дә берничә ел элек мондый мөмкинлек барлыкка килде. “Теләк белдерүчеләр бар”, – дип җиткерә бала тудыру йортының баш табибы.

Безгә, журналистларга, бу көнне бар яклап та уңыш елмайды. Бала тудыру бүлмәсендә бер яшь пар үзләренең беренче нарасыйларын бергә каршы алырга көтә иде. Булачак әти – Стас Рогов, хәләл җефете бала тапкан вакытта аның янында булырга үзе теләк белдергән.

Баламны, беренче булып, үзем кулыма аласым килә. Бала тудыру процессына, әлбәттә, психологик яктан махсус әзерлек уздым, – ди булачак әти.

Әтиләр үзләре теләп килә, әлегә берәүнең дә аңын югалтып егылганы булмады,  – дип шаярта акушерлар.

Журналистлар тарафыннан яңгыраган: “Чит кешенең сезнең эшне күзәтеп торуы комачау итмиме?” – дигән сорауга Бала тудыру йорты баш табибы Рамилә Кадермаева болай дип җавап бирде:

Юк, киресенчә, безгә, табибларга, дисциплина сакларга булышлык итә. Чит кеше күзәтеп торган вакытта җаваплылык арта.

Рамилә Кадермаева Бөгелмә бала тудыру өлкәсенә зур өлеш керткән 26 еллык стажы булган Галина Кленованы телгә алмый уза алмады. Кертелгән яңалыкларның күбесенә нәкъ менә ул булышлык иткән. Бала белән ананың бергә ятуы, партнерлы бала табу һәм аның уңай эшчәнлеге нәтиҗәсендә елдан-ел “Кесарево сечение” саннары кими баруына да Галина Генадьевнаның керткән өлешләре зур.

Элек хатын-кызның беренче баласын “ярып алган” булсалар, калганнары да шул юл белән таптырыла иде. Хәзер алай түгел, организмы мөмкинлек биргән ханымнар икенче һәм аннан соңгы балаларын үзләре таба, – дип өстәп куйды Рамилә Кадермаева.

Безгә бала тапкан хатын-кызларны да күрсәттеләр. Шуларның берсе Эльвира Шаһиева. Икенче баласын табарга дип, ул башка төбәктән Бөгелмәгә килгән.

Танышым биредә бала тапты. Бик мактады, шуңа күрә мин дә Бөгелмә белгечләренең ышанычлы кулларына эләгәсем килде, – ди бәхетле ике бала анасы.

Яңа туган балалар бүлегендә эшләүчеләр дә зур эш башкара. Бүлек җитәкчесе, табиб неонатолог Нина Алленова.

Балага тудыру залыннан ук ярдәм итү мөмкинлегебез бар. Ярдәм кирәк булган балалар интенсив терапия палаталарына урнаштырыла. Алар һәрвакыт табиблар карамагында. Бик аз авырлык белән туган балаларны да карыйбыз. Эшебез барышында 600 грамлы балаларны да үстергәнебез булды, – ди Нина Алленова.

Экскурсия азагында Үзәк район хастаханәсе баш табибы Илнар Вильданов йомгак ясады һәм киләчәккә булган планнар белән таныштырды. Демографияне үстерү бүгенге көндә Бөгелмә сәламәтлек саклау юнәлешенең төп максатларының берсе булып тора.

Кризислы авырлык үзәге, Яшьләр дуслык клиникасы, хатын-кызлар консультациясе – бүгенге көндә актив эш алып бара. Бары барлык хезмәтләрнең бердәм эшчәнлеге генә туучылар санын арттырырга ярдәм итәчәк, – дип белдерде баш табиб.

Балигъ булмаган кызлар арасында аборт ясату бүгенге көндә 0гә тигез. Бу аеруча психологлар алып барган эшчәнлек нәтиҗәсе. Табибларның планында 10 сыйныфтан ук “Ата-ана булуның җаваплылыгы” дигән темага семинарлар уздыру бар. Нәкъ шушы яшьтән яшьләрне әти-әни булырга өйрәтә башлау кирәк дип исәпли алар.

Яшь парлар өчен, ЗАГС бүлеге белән бергәлектә, гаиләгә карата җаваплы караш һәм бала туу санын арттыру темасына кагылган очрашулар оештыру да каралган.

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International