Бөгелмәдә ишегалды бәйрәме уздыру матур традициягә әйләнде. Мондый чаралар халык тарафыннан да бик җылы кабул ителә.
Бу юлы тантаналы чара Горький һәм Никитин урамнары ишегалдында үтте. Ишегалларының балалар мәйданчыклары төрле төсләр белән уйнады, чара барышында актив яшәүчеләр һәм иң өлкән кешеләр, идарәче компаниянең иң яхшы хезмәткәрләре, беренче сыйныфка баручы булачак укучылар билгеләп үтелде. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.