Татарстан Республикасы һәм Шәһәр көннәре алдыннан – 25 августта бөгелмәлеләр өмәгә чакты. Бу көнне, Бөгелмә шәһәре башкарма комитеты башлыгы күрсәтмәсе нигезендә, территорияләрне чистарту, ямьләндерү чаралары үтте. Әлеге игелекле һәм бик тә кирәкле чарада милечелекнең барлык төрләрендәге предприятие һәм оешмалар, шәһәрдәшләр үзләреннән өлеш керттеләр.
"Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков аның нәтиҗәләре белән таныштырды.