Кабул итү комиссиясе эше нәтиҗәләре буенча, Бөгелмә муниципаль районының барлык 111 белем бирү учреждениесе дә яңа уку елына әзер дип табылган, кирәкле актлар төзелгән һәм аларга кул куелган.
Комиссия иң яхшылар рәтенә керткән уку йортлары: 7нче гимназия, 1нче, 5нче, 6 нчы, 10нчы мәктәпләр, 14нче татар гимназиясе, 1нче, 2 нче Карабаш һәм Кече Бөгелмә урта мәктәпләре.