Игътибар: алдан сайлау

2018 елның 29 августы, чәршәмбе

Сайлау турындагы  законнарга туры китереп, Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы территориаль һәм участок сайлау комиссияләре 2018 елның 29 августы – 8 сентябрендә бер мандатлы 9нчы Үзәк сайлау округыннан  –Бөгелмә шәһәр Советына, бер мандатлы 8нче Җиләк-җимеш питомнигы сайлау округы буенча Кече Бөгелмә авыл  Советына депутат сайлау буенча өстәмә муниципаль сайлауларда алдан тавыш бирүне оештыра.

2018 елның 29 август – 4 сентябрьдә (эш көннәрендә – 15–19 сәгатьтә, ял көннәрендә 9–14 сәгатьтә) түбәндәге адресларда урнашкан территориаль сайлау комиссияләрендә алдан тавыш бирергә мөмкин: Бөгелмә шәһәре, Гафиятуллин урамы, 7нче йорт, 312нче бүлмә (шәһәр ТСК, телефон: 4-46-60), 106 нчы бүлмә (район ТСК, телефон: 4-66-74).

Үзегез белән паспорт алып килү сорала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International