Бүген Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Тургаевада кунакта булып, аңа истәлекле медаль тапшырды.
Анна Тургаева - Бөек Ватан сугышы ветераны, Украина фронтында барган сугышларда катнаша. "Германияне җиңгән өчен" медале белән бүләкләнгән.