Бөгелмә районы башлыгы Линар Закировның 1 сентябрь белән котлавы

2018 елның 1 сентябре, шимбә

Кадерле укучылар!

Хөрмәтле укытучылар һәм ата-аналар!

Чын күңелемнән Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлыйм!

Беренче сентябрь – җәмәгать һәм шәхси әһәмияткә ия булган гомумхалык бәйрәме. Безнең һәрберебез дә беренче сыйныфка барган дулкынландыргыч көнне, беренче тапкыр парта артына утырган мизгелләрен, беренче укытучысы белән танышуны яхшы хәтерлидер.

Бүген шәһәр һәм районның меңнән артык беренче сыйныф укучысы тормышларындагы әлеге онытылмаслык мизгелләрне кичерә, бердәм, дус мәктәп гаиләсенә кушыла.

Заманча җәмгыять һәм икътисад торышы белем бирү системасына яңа таләпләр куя. Бүген Бөгелмәнең инновацион үсешен тормышка ашыру өстендә нәтиҗәле эшләр алып барыла, аның нигезендә безнең төп бурычыбыз – югары квалификацияле, көндәшлеккә сәләтле булган белгечләр әзерләү.

Без ышанабыз: нәкъ сез, безнең кадерле укучыларыбыз, киләчәктә туган шәһәребез һәм Республика үсешендә зур роль уйнарсыз. Моның өчен бездә барлык кирәкле шартлар да булдырылган. Бөгелмәнең белем бирү системасы берничә ел инде Татарстанда иң яхшылардан игълан ителә. Безнең район елдан-ел Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча лидерлыкны яулый.

Без яңа, соңгы техника белән җиһазландырылган уку йортлары ачабыз, матди-техник базаны камилләштерәбез, үзебезнең һәм чит ил тәҗрибәсен актив кулланабыз. Болар барысы да киләчәктә белем бирү сыйфатын үстерүгә юнәлтелгән.

Әлеге истәлекле көнне барлык укытучыларга, тәрбиячеләргә, профессор-укытучы корпусы вәкилләренә яңа иҗади уңышлар, укучыларга укуларында, иҗатта һәм спортта уңышлар телим.

Барыбызга да иминлек, бәхет һәм сәламәтлек насыйп булсын!

Бәйрәм белән, хөрмәтле бөгелмәлеләр, Белем көне белән!

 

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы,

шәһәр мэры

Линар Закиров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International