Халыкның полиция хезмәткәрләренә ышанычын арттыру, полиция участок вәкилләре эшчәнлеге турында уңай җәмәгать фикере булдыру, хезмәтнең дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөтенроссия “Халык участковые” бәйгесе үткәрә. Конкурс өч этапта үтә. Конкурсның беренче һәм икенче турлары регионнар арасында оештырыла.
Аның беренче турында (11-20 сентябрь) Татарстанның шәһәр һәм районнарында хезмәт итүче иң яхшы полиция участок инспекторлары катнаша. Ә инде 7-16 октябрьдә, бәйгенең икенче этабында, татарстанлылар республика буенча иң яхшы участковый өчен тавыш бирәчәк. Шуннан соң регионнарда җиңү яулаган участок инспекторларының исемлеге Россия Эчке эшләр министрлыгы сайтында бастырыла. Илебезнең һәр гражданы әлеге исемлектәге участковыйлар турында материалларны өйрәнеп, үзе иң яхшы дип тапканы өчен тавыш бирә алачак.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә бүлеген бәйгедә полиция капитаннары, участок вәкаләтле вәкилләре Дмитрий Гайнанов һәм Алексей Журавков яклаячаклар.
Алексей Николаевич Журавков – эчке эшләр органнарында 17 ел. 10нчы номерлы административ участокта хезмәт күрсәтә. ТР Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге тарафыннан бүләкләнгән. Күп тапкырлар ТР Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә бүлеге җитәкчелегеннән яхшы хезмәте өчен акчалата премия бирелгән.
Дмитрий Владимирович Гайнанов - эчке эшләр органнарында 17 ел. 28нче номерлы административ участокта хезмәт куя. ТР Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге тарафыннан бүләкләнгән. Күп тапкырлар ТР Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә бүлеге җитәкчелегеннән яхшы хезмәте өчен акчалата премиягә ия булган.
Тавыш бирү бәйгенең беренче һәм икенче этабында Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының рәсми интернет-сайтында үтә (16.мвд.рф).
Исемлектән “Халык участковые” исеменә лаек булган участок уполномоченныен сайлагыз да “тавыш бирү” төймәсенә басыгыз.