Сезне 2018 елның 9 сентябре көнне өстәмә муниципаль сайлауларда катнашырга чакырабыз. Бер мандатлы 9нчы Үзәк сайлау округы буенча (1109нчы участок сайлау комиссиясе – “Юность” спорт комплексы һәм 1110нчы участок сайлау комиссиясе – 1нче урта мәктәп) Бөгелмә шәһәре Советына һәм бер мандатлы 8нче Җиләк-җимеш питомнигы сайлау округыннан (1155нче участок сайлау комиссиясе – Җиләк-җимеш питомнигы авыл клубы) Татарстан Республикасы Кече Бөгелмә авыл җирлеге Советына депутат сайланачак.
Сайлау вакыты 7дән 20 сәгатькә кадәр. Үзегез белән паспорт алыгыз.
Алдан тавыш бирү турында
2018 елның 9 сентябре көнне өстәмә муниципаль сайлау көнендә катнаша алмаучылар алдан сайлау хокукына ия. 5 сентябрьдән 8 сентябрьгә кадәр сайлау турындагы законнарга туры китереп, бер мандатлы 9нчы Үзәк сайлау округы буенча (1109нчы участок сайлау комиссиясе – “Юность” спорт комплексы һәм 1110нчы участок сайлау комиссиясе – 1нче урта мәктәп) Бөгелмә шәһәре Советына һәм бер мандатлы 8нче Җиләк-җимеш питомнигы сайлау округыннан (1155нче участок сайлау комиссиясе – Җиләк-җимеш питомнигы авыл клубы) Татарстан Республикасы Кече Бөгелмә авыл җирлеге Советына депутат сайлау рөхсәт ителгән.
Алдан сайлау эш көннәрендә –15 сәгатьтән 19га кадәр, шимбә көнне сәгать 9дан 14кә кадәр башкарыла. Үзегез белән паспорт алыгыз.