Бөгелмә студентлары полиция хезмәткәрләренең эше белән таныштылар

2018 елның 4 сентябре, сишәмбе

В.Г.Тимерәҗев исемендәге Казан инновация университетының Бөгелмә филиалы көллияте укучылары Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә бүлегендә булдылар. 

Студентлар полиция музее белән таныштылар, аерым бүлекчәләрнең эш рәвешен күзәттеләр. Алар полиция хезмәткәрләрен зур кызыксыну белән тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International