Бөгелмәленең тормыш кагыйдәсе - бирешмәскә!

2018 елның 7 сентябре, җомга

"Яңарыш" тернәкләндерү үзәге белгечләре карамагында 340 бала-инвалид. Аларның 45е ДЦП диагнозы белән.

Балалар церебраль параличы - бала өчен генә түгел, ата-ана өчен дә авыр сынау. Авыруны контрольдә тоту өчен бик зур көч һәм чыгымнар таләп ителә. Статистика күрсәткәнчә, мондый гаиләләрдән ешь кына әтиләре китә - алар психолгик яктан түзә алмыйлар.

Светлана Ишкова кызын ялгызы тәрбияли. Диагноз турында белгәч, ул баладан баш тартмаган, ә бар көчен Юляга юнәлткән.

Бүгенге көндә Юляга инде 17 яшь. "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә аны яхшы беләләр һәм барысы да бары тик яхшы яктан характерлыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International