Игътибар: “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча укучылар олимпиадасы

2018 елның 7 сентябре, җомга

1 сентябрьдән Татарстан Республикасында гомуми белем бирү  оешмалары укучылары арасында “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча олимпиада старт алды.

Гомумбелем бирү мәктәпләренең урта белем бирү программаларын тулысынча үзләштергән, www.tatzpp.ru сайтында теркәлгән  8-11 сыйныф укучыларын  республика олимпиадасында катнашырга чакырабыз.   

Теркәү 1 сентябрьдән 16 сентябрьгә кадәр булачак. Олимпиаданың теркәлгән катнашучылары исемлеге теркәү төгәлләнгәннән соң 3 көн эчендә www.tatzpp.ru  сайтында урнаштырылачак.

 Олимпиада этаплары турындагы мәгълүмат Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең  www.tatzpp.ru  сайтында «Олимпиада» бүлегендә урнаштырылган.

Олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр  белән   бүләкләнәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International