Бөгелмәлеләр МАРШ-2018 архитектура воркшопында катнаша

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

Быел аның темасы "Архитектура һәм җәмгыять"
17 сентябрьгә кадәр архитекторларның берничә командасы республиканың социаль-мәдәни үзәкләрен үстерү буенча яңа концепцияләр әзерләячәк. Чарага багышланган матбугат конференциясендә шул хакта билгеле булды.
Быелгы «МАРШ»ның үзенчәлеге Татарстанның мәдәният йортларын, шулай ук яшьләр үзәкләре һәм яшүсмерләр клубларын архитектура ягыннан үзгәртеп корудан гыйбарәт.
Әлеге юнәлештәге эшкә инициативаны Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы белдергән. Воркшопныоештыручылар ТР хакимияте, "ТР шәһәрләре үсеше институты" фонды һәм МАРШ архитекторлар мәктәбе.

Татарстанның 7 объекты өчен үсеш коцепциясе төзеләчәк. Алар арасында ике Бөгелмә объекты да бар. "Яшьләр сарае" һәм А.Д.Губин исемендәге яшьләр сәламәтләндерү үзәген яңа үсеш сулышы көтә.
Быел социаль объектларны үзгәртеп кору белән 220 кеше шөгыльләнәчәк, алар арасында архитекторлар, проектчылар, хәтта социологлар да бар. Яңа концепцияләр әзерләгәндә учреждение хезмәткәрләренең фикерен исәпкә алачаклар. Мондый юнлештәге эш архитекторларга совет мәдәният йортларын яңа заманча күпфункцияле киңлекләргә әйләндерергә ярдәм итәчәк.
Узган ялларда архитекторлар төркеме Бөгелмәгә килде. Алар исемлеккә кергән объектлар белән танышты, анда эшләүчеләр белән аралашты, шәһәрнең социаль мәдәни потенциалын өйрәнде. Шуның нәтиҗәсендә алар архитектур план төзәячәкләр.
  Командаларның эше Россия һәм чит ил архитекторлары җитәкчелегендә барачак. Әлеге максаттан «МАРШ»ны оештыручылар Россиядән генә түгел, Грузия, Франция, Әрмәнстан кебек илләрдән дә архитекторлар чакырган. Инде 17 сентябрьдә үк әзер концепцияләрне халыкка тәкъдим итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International