Хәзер җәмәгать судьясына дәгъва гаризасы бирү өчен дәүләт пошлинасын ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша түләп була.
Әлеге мөмкинлек дәүләт пошлинасының күләмен ачыклап та бирә. Аның өчен муниципаль районны, суд участогын һәм гариза төрен сайларга кирәк. Сайланган төргә карап дәгъваың бәясен яисә гариза бирүченең категориясен күрсәтергә. Килеп чыккан сумманы тулысынча тхләргә була.
Нинди банк картасы буенча түләсәгез дә комиссия алынмый.