Урман утырту көне, авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрү һәм Бөгелмә футболчылары җиңүе: Бөгелмә мэриясендә традицион киңәшмә

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

Һөнәри бәйрәм
8 сентябрь көнне Россиядә Финансистлар көнен билгеләп үтелде. Бәйрәм 8нче тапкыр гына билгеләп узуга карамастан, һөнәре инде бик өлкән. Район башлыгы Линар Закиров шушы хезмәт эшчәннәрен тәбрикләүдән башлады “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсен.
1802 елда иператор Александр I финанслар министрлыгы булдыруга указ куя. Илнең үсешен контрольдә тоту, акча бүлү мәсьәләләре алар өстенә йөкләнә.
- Чын күңелдән бюджет кабул итүчеләрне, зур күләмдәге акчалар белән, акчалы операцияләр белән идарә итүчеләрне котлыйм. Эшегез катлаулы, ләкин бик кирәк, – дип билгеләп үтте Линар Закиров.

Урман утырту көне
ТР минитрлар кабинеты карары буенча, Волонтерлар елы уңаеннан һәм урмана сак караш уяту максатыннан 8-14 сентябрьдә Татарстанда "Урман ункөнлеге" табигатне саклау акциясе игълан ителде. Аның кысаларында бөгелмәлеләр төзекләндерү эшләре барган Петр Ненастин исемендәге скверга агач утыртты.
- Сквер яшеллексез була алмый. мин бу акциядә катнашкан шәһәрдәшләргә рәхмәт белдерәм. Бөгелмә элек-электән яшел шәһәр булып исәпләнә килә. Әлеге традицияне без сакларга тиеш. Агач утырту ул һәрвакыт зур шатлык, - дип белдерде район башлыгы Линар Закиров.
Бу көнне яңартылып килүче сквер 500 төп үсентегә баеды. Бөгелмәдә агач утырту акциясен сентябрь азагына кадәр дәвам итәргә уйлыйлар.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков сүзләре буенча, бу атнада Вахитов урамындагы яңа юл участогы буенда утырту планлаштырыла. Тагын берничә территория агач утырту өчен карала. Авыл җирлекләре дә "Урман ункөнлеге" акциясеннән читтә калмый. Агач үсентеләрен "Бөгелмә урманчылыгы" Дәүләт казна учреждениесе бирә.

Уңыш 2018
Коры ел үзенекен иткән. Узган елгы күрсәткечләрен Бөгелмә аграрийлары быел куып җитә алмады. бер гектар мәйданнан нибары 21 өентнер уңыш җыеп алган хуҗалыклар. Бу хакта "Эшлекле дүшәмбе" утырышында авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе начальнигы Илдар Исмәгыйлев җиткерде.
 Бөгелмә районы территориясендә чәчелгән культураларны җыеп алу 86 процентка тигез. Бүгенге көнгә 62 тонна бөртекле культура сугып алынган.
- Татарстан Республикасы буенча урак өсте тәмамланып килә. Гектарыннан уртача 26,1 центнер уҗыш чыккан. Безнең күрсәткечләр моңардан күпкә түбән. Быел 15 район корылык булган территориягә эләкте. Бөгелмә районы да шулар исәбендә, - дип белдерде Илдар Исмәгыйлев.
Урып-җыю белән бергә авыл хезмәтчәннәре уҗым чәчү, җирне эшкәртү белән дә шөгыльләнә. Әлеге эш инде азагына якынлашкан. Тиздән көзге ярминкәләргә старт биреләчәк. Экологик чиста яңа уңыш сата башлау 23 сентябрьгә планлаштырыла. Әлегә урыны билгеле түгел. Бу мәсьәлә хәл ителү стадисендә.

ТР Кубогы ияләре
8 сентябрь көнне Чаллының "КАМАЗ" стадионында футбол буенча ТР Кубогының финал матчы узды. Уенда "Бөгелмә-Рунако" (Бөгелмә) һәм "Шинник" (Түбән Кама) командалары очрашты.
Роман Максимов һәм Венер Ягудинның туплары ярдәмендә "Бөгелмә-Рунако" командасы 2:0 исәбе белән җиңү яулады.
- Бу бик яхшы хәбәр. "Бөгелмә-Рунако" футбол командасы өчен бу инде дүртенче җиңү. 2003, 2013, 2016 һәм менә быел алар үзләренең Татарстан Кубогына ия булуларын дәлилләде. Алга таба да уңышлар һәм яңа җиңүләр телим. Уенчыларыбыз үзләренең иң яхшы булуларын дәлилләде, - диде Линар Закиров.


Архитектура воркшопы
7 сентябрь көнне Казанда Марш-2018 воркшопы старт алды. Ул инде өченче ел рәттән үткәрелә. Быел аның темасы "Архитектура һәм җәмгыять"
17 сентябрьгә кадәр архитекторларның берничә командасы республиканың социаль-мәдәни үзәкләрен үстерү буенча яңа концепцияләр әзерләячәк. Чарага багышланган матбугат конференциясендә шул хакта билгеле булды.
Быелгы «МАРШ»ның үзенчәлеге Татарстанның мәдәният йортларын, шулай ук яшьләр үзәкләре һәм яшүсмерләр клубларын архитектура ягыннан үзгәртеп корудан гыйбарәт.
Әлеге юнәлештәге эшкә инициативаны Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы белдергән. Воркшопныоештыручылар ТР хакимияте, "ТР шәһәрләре үсеше институты" фонды һәм МАРШ архитекторлар мәктәбе.
Татарстанның 7 объекты өчен үсеш коцепциясе төзеләчәк. Алар арасында ике Бөгелмә объекты да бар. "Яшьләр сарае" һәм А.Д.Губин исемендәге яшьләр сәламәтләндерү үзәген яңа үсеш сулышы көтә.
Быел социаль объектларны үзгәртеп кору белән 220 кеше шөгыльләнәчәк, алар арасында архитекторлар, проектчылар, хәтта социологлар да бар. Яңа концепцияләр әзерләгәндә учреждение хезмәткәрләренең фикерен исәпкә алачаклар. Мондый юнлештәге эш архитекторларга совет мәдәният йортларын яңа заманча күпфункцияле киңлекләргә әйләндерергә ярдәм итәчәк.
Узган ялларда архитекторлар төркеме Бөгелмәгә килде. Алар исемлеккә кергән объектлар белән танышты, анда эшләүчеләр белән аралашты, шәһәрнең социаль мәдәни потенциалын өйрәнде. Шуның нәтиҗәсендә алар архитектур план төзәячәкләр.
  Командаларның эше Россия һәм чит ил архитекторлары җитәкчелегендә барачак. Әлеге максаттан «МАРШ»ны оештыручылар Россиядән генә түгел, Грузия, Франция, Әрмәнстан кебек илләрдән дә архитекторлар чакырган. Инде 17 сентябрьдә үк әзер концепцияләрне халыкка тәкъдим итәчәкләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International