Бу шимбәдә дөнья күләмендә «Сделаем! 2018» экологик акциясе үтә. Быел акция дөньяның 150 илендә уза. Оештыручылар бу чарага 200 меңгә якын кешене җәлеп итәргә ниятли.
Проект берничә бурычны хәл итүгә юнәлтелгән: аерым биләмәләрдә тәртип урнаштыру гына түгел, ә һәр шәһәрдә, районда өмә үткәрелгән урында чисталыкны саклау мисалын булдыру да мөһим.