15 сентябрь көнне Россиякүләм йөгерү көненә багышланган "Милләтләр кросссы" кысаларында "Татарстан кроссы-2018" үтә. Бу көнне шәһәр урамнары булап җиңел атлетика чабышы узачак.
Чараны ачу тантанасы "Техника йорты" каршында сәгать 10да булачак. Чабышлар сәгать 11 тула 20 минуттан башланачак. Аның маршруты: Гафиатуллин урамы - Октябрь урамы - Совет урамы - Җәлил урамы. Финиш "Техника йорты" каршында. Дистанциянең озынлыгы - 2 мең метр.
Шулай ук бу көнне ГТО нормаларын кабул итү дә булачак.