Әлеге чараның максаты – студентларга террорчылыкның тарихи һәм сәяси күренеш икәнен аңлату, халыкара ызгышларны профилактикалау һәм толерант караш тәрбияләү.
Студентлар белән кем ул террорчы, нәрсә ул террорчылык, безнең илдә булган фаҗигаләр, терракт янаган очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеге хакында сөйләштеләр. “Город Ангелов”, “3 сентябя – День солидарности в борьбе с терроризмом” видеоклиплары күрсәтелде. Майкл Джексонның – “Песня Земли” һәм Юлия Чичерина башкаруында “Пожалуйста, пусть больше никто никогда не умрет” җырлары яңгырады. Чара азагында яшьләргә әлеге темага кагылган белешмәлекләр таратылды.