Бөгелмәдә Татарстан буенча Эчке Эшләр министрлыгы каршындагы иҗтимагый советның күчмә утырышы узды.
Эшче төркем әгъзалары беренче яртыеллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар, шулай ук, җәмгыять вәкилләренең тематик, хәйрия һәм мәгълүмати чараларда – ЭЭМ үткәрүче пропогандалау акцияләрендә катнашуга, яшь буын белән профилактик эшкә үткәрүгә күзәтү үткәрделәр, тәҗрибә, киләчәктә үткәреләчәк бердәм эш планнары белән уртаклаштылар.
Чарада Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Фәнис Мөхәммәтов, Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте башлыгы урынбасары, эчке хезмәт подполковнигы Максим Костромин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге җитәкчесе, полиция полковнигы Айрат Багаув, Татарстан буенча Эчке Эшләр министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет рәисе урынбасары, девиантология үзәге директоры, “ТИСБИ” идарәсе университеты кафедрасы доценты Сергей Дружков, Татарстан буенча Эчке Эшләр министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет әгъзасы Марина Дзозуашвили, шулай ук иҗтимагый совет әгъзалары, Бөгелмә, Әлмәт, Азнакай, Баулы, Лениногорск районнарының эчке эшләр бүлеге әгъзалары катнашты.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге җитәкчесе Айрат Багаув җыелган халыкны хокук сакчыларының эше белән таныштырды.
Болардан тыш, полиция хезмәткәрләре, иҗтимагый совет әгъзалары һәм шәһәр хакимияте вәкилләре халыктан иҗтимагый совет әгъзаларына мөрәҗәгатьләр һәм гаризалар кабул итү өчен каралган әрҗәне ачтылар. Әрҗә шәһәрдәге күпфункцияле үзәк бинасында урнаштырылган.
Россия Эчке Эшләр министрлыгы каршындагы иҗтимагый советның Бөгелмә районы буенча рәисе Ринат Мусин билгеләп үткәнчә, килеп ирешкән сораулар ныклап өйрәнеләчәк, мөһимлегенә карап, һәрбер мөрәҗәгать итүчегә ярдәм күрсәтеләчәк.