Бүгенге көндә ВИЧ, СПИД, алкоголизм, наркомания, туберкулез авырулары турында бик күп сөйләнелә. Моңа җирлек тә бар, әлбәттә, чөнки районда бу зәһәр чирләр белән авыручылар саны бик күп. Кеше әлеге проблемалар белән очрашкач, югалып кала, аның өчен дөньяның өсте аска килгән кебек тоела. Ләкин моннан чыгу юлы бар һәм тулысынча савыгып та була. Районда бу авыруларны профилактикалау һәм дәвалау юнәлешендә шактый масштаблы эшләр планлаштырылган һәм башкарыла. Алдагы язманы укып, боларның барысы хакында да төгәлрәк белә алырсыз.
Үткән атнада Бөгелмә үзәк район хастаханәсе баш табибы Илнар Вилданов, аның оештыру-методик эшләр буенча урынбасары Нураддин Ахундов, туберкулезга каршы көрәш диспансеры баш табибы Рәмзия Закирова, наркологиянең диспансер бүлеге мөдире Эмиль Зиязетдинов вәкилләре райондагы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очраштылар. “Түгәрәк өстәл”нең темасы – ВИЧ, СПИД, туберкулез һәм башка авырулар проблемасы, аларны профилактикалау.
ВИЧ инфекциясе Бөгелмәдә беренче тапкыр 1999 елда теркәлә. Әлеге авыру белән авыручылар санының иң югары ноктасы 2001 елга туры килә, соңгы вакытта авырулар санының бераз кимүе күзәтелә – быел ул 2,5 процентка төшкән. Шулай да ВИЧ инфекциясе проблемасы актуаль булып кала бирә.
2000 еллар башында әлеге авыру белән күбрәк 30 яшькәчә булган яшьләр авырса, хәзер исә яшь категориясе үзгәргән, күбрәк 35–55 яшьтәгеләрне колачлый. Инфекцияне йоктыруның төп юлы – җенси, шулай ук парентераль – мускулга, венага инъекция, укол кадап, кан белән контактка керү нәтиҗәсе. Хәтта 70–80 яшьлекләр арасында да ВИЧ инфекциясен йоктыручылар теркәлгән. Бу тагын бер тапкыр үз сәламәтлегеңә саксыз карашны исбатлый.
Проблема бик зур. Әлеге юнәлештә шактый эшләр башкарыла һәм планлаштырылган. Бу – аноним кабинет ачу, эш бирүчеләрнең бу юнәлештә төрле алымнар кулланып эшләве, Бөгелмә үзәк район хастаханәсе сайтын сорау бирү һәм аларга җавап алырлык итеп эшләү һәм башкалар.
ВИЧ – инфекцион авыру, уятучысы – вирус. ВИЧ1 һәм ВИЧ2 вирусына бүлеп карыйлар. Бездә күбрәк ВИЧ1 вирусы киң таралган. Вирусны йоктырган очракта кешедә беренче симптомнар барлыкка килә – лимфа бизләре зурая, аның фонында салкын тию – температура, өшү, хәлсезлек барлыкка килә һәм, иң беренче чиратта, нерв системасына зыян килә. Беренчел период берничә айдан алып, берничә елга кадәр сузылырга мөмкин. Әгәр дә авыруны дәваламасаң, ул икенче стадиягә күчә, ул 10–12 елга кадәр сузылырга мөмкин, төрле органнарны зарарлау белән бәйле рәвештә, нерв системасы авыруы көчәя, кеше ябыга, моның фонында башка бик күп инфекцияләр йога, организмның авыруларга каршы тору көче бик нык кими, төрле венерик авырулар, туберкулез барлыкка килә. ВИЧ-инфекциянең өченче – соңгы стадиясе – СПИД. Бик күп вируслар йогытсысында организмның саклану көче бөтенләй юкка чыга һәм төрле начар авырулар барлыкка килә, билгеле инде, бу үлемгә китерә.
– Моңардан тыш, әлеге чир авыру анадан балага да күчә ала. Шуның өчен яшьләргә, гаилә корганчы, ВИЧ инфекциясенә анализлар бирү дөрес булыр иде. Әлеге кешеләр күп очракта туганнары, якыннарыннан авыру икәннәрен яшерәләр, шул рәвешле, барысын да куркыныч астына куялар, – ди Нуратдин Ахундов.
Наркомания проблемасының шулай ук безнең тормышка тәэсире көчле – күп кенә гаиләләр әлеге афәт белән очраша. Мондый авырулар – ВИЧ, туберкулез кебек авыруларны беренче чиратта йоктыручылар. Аларга наркология үзәгендә ярдәм күрсәтелүе хакында онытырга ярамый. Кызганыч, дәвалануга мохтаҗ булганнарның барысы да кирәкле тикшеренүләр үтми, бу исә күңелсез нәтиҗәләргә китерә.
– Быел суд-наркология экспертизасын Бөгелмә районы һәм шәһәрендә 238 кеше үтте. Шуларның 170е – бөгелмәлеләр, республика районнарыннан – 68 кеше. Билгеле инде, аларның һәрберсе белән эшләү бик авыр. Наркология диспансерына мөрәҗәгать итүчеләрдән кала, килмәүчеләре дә шактый күп. Кайбер кешеләр үзләренең авыру икәнен дә аңламыйлар, – ди Эмиль Гомәр улы Зиязетдинов.
Туберкулез авыруы алда атап үткән авыруларны җыеп, йомгаклау этабы буларак кабул ителә. ВИЧ-инфекциялеләр, наркоманнар... Бу авыру күбрәк хәтәр төркемдәгеләрне колачлый. Безнең район туберкулез белән авыручылар санының күп булуы белән аерылып тора. Шунысы да игътибарга лаек, гадәти кешеләрнең социаль яктан тәэмин ителмәгән булуы да туберкулез авыруына сәбәп була ала. Агымдагы елның 8 аенда, үткән елның шул вакыты белән чагыштырганда, өлкәннәр арасында бу авыруның 47 процентка артуы күзәтелә. Алар арасында күбрәк шәһәр халкы өстенлек итә. Быел туберкулез белән исәпкә басучылар арасында – күбрәк ир-атлар. Авыручылар арасында яшь үзенчәлеге дә үзгәрә. Элек яшьләр – 25–45 яшькәчә булганнар күбрәк авырса, хәзер 35–54 яшьлекләр өстенлек итә. Соңгы ике елда әлеге авыру очраклары 70–80 яшьлек, тәмәке тартмый, яхшы шартларда яши торган әби-бабайларда да күзәтелә башлаган. Әйе, туберкулез – йогышлы авыру һәм ул синең тирәлектә йөрүче авыру кешедән күчәргә сәләтле. Шулай ук яшь балалар, яшүсмерләр арасында авыру очраклары да күзәтелә.
Без барыбыз да 30 яшькә җиткәндә туберкулез таякчыгын йөртүче саналабыз. Әлеге таякчыкны эләктергән халыкның бары тик 5 процентында гына бу авыру баш күтәрергә сәләтле. Монысы инде кешенең иммунитеты зәгыйфь булганда, аерым очрак булып санала. Алдан билгеләп үткәнчә, туберкулез авыруын еш очракта ВИЧ инфекциясе белән авыручылар йоктыра. Әгәр дә ВИЧ белән авыручы дәвалау курсы үткәндә ачыкланган туберкулез белән дә көрәшсә, дәвалау курсы яхшы нәтиҗәләр бирә. Ә дәваланудан баш тартсалар, билгеле инде, нәтиҗәләр дә аяныч.
Замана афәтләренә тиң әлеге авыруларны профилактикалауга һәркем бик җитди карарга тиеш. Эш бирүчеләрнең һәрбер хезмәткәренең сәламәтлеген кайгыртуы, яман инфекцияне эләктерүчеләр белән аерым эш алып баруы һәм, иң мөһиме, һәркемнең үз сәламәтлегенә җитди карап, дәвалануы әлеге чирләрдән тулысынча арынырга мөмкинлек бирә. Шунысы да әһәмияткә ия, дәвалау курслары тулысынча бушлай башкарыла. Ә авыруны якыннарыңнан яшереп, үзлектән дәвалану очраклары яхшы нәтиҗәгә китерми. Һәркем шуны истә тотып, үзләре һәм якыннары турында кайгыртып яшәсен иде. Әгәр дә кеше әлеге проблемага җаваплы караса, аны юкка чыгару юлларын табачак. Аның җенси, наркоманнар арасында – парентераль һәм анадан балага күчә алуын онытмаска кирәк. Һәркем һәрдаим кирәкле тикшеренүләрне узсын, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәсен иде.
ВИЧ, наркомания һәм туберкулез – үзара бәйләнгән авырулар һәм аларны дәвалап була. Моның өчен кешенең теләге, ихтыяр көче һәм үз-үзенә, табибларга ышанычы гына кирәк. Һәркем әлеге темалар буенча үзен кызыксындырган сорауны “ВКонтакте”да – https://vk.com/btsrb2015 адресына һәм idiane@mail.ru почта адресына юллап, үзен борчыган темага җавап ала ала. Үзебезнең һәм якыннарыбызның сәламәтлегенә игътибарлы булыйк.
Ләйсән ЙОСЫПОВА.