Җылылык сезоны 2018-2019

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Гадәттә, җылылык сезоны 15 октябрьдән башланып, 15 апрельгә кадәр дәвам итә. Ләкин ул нәкъ шушы көннәргә бәйләнмәгән. 5 көн дәвамында термометр баганасы 8 градустан түбән торса, йортларга җылылык бирелергә тиеш.

Бу процесс бер генә көн эчендә башкарыла торган эш түгел. Ул җылылык бирүче оешмалардан, идарәче компанияләрдән тора. Торбаларга җылылык җибәрү, гадәттәгечә, башта балалар бакчаларына, мәктәпләргә, медицина, мәдәният һәм спорт учреждениеләрендә башкарыла.

Бөгелмә муниципаль районы территориясендә 32 котельный эшли, шуларның 23се – кече куәтле, 21 – үзәк җылылык пункты. Җылылык бирү сезонына әзерлек чорында җылылык челтәрләрендә котельныйлар һәм бойлерларда капиталь ремонт һәм изоляцияләү эшләре башкарылган.

2018 елның 17 сентябренә җылылык бирү системасына кергән биналар, җылылык челтәрләре барысы да 100 процентка әзер. Мәгариф, мәдәният, социаль яклау һәм сәламәтлек учреждениеләрендә шулай ук җылылык сезонына әзерлек төгәлләнгән. 11 спорт объектының 10сы әзер.

“Энергетик” стадионы – капиталь ремонт һәм реконструкцияләү стадисендә. Шуңа күрә анда эшләр бераз тоткарлана. Җылылык биргән чорда Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетында “кайнар линия” эшләячәк. Телефон номерлары: 4-38-65 (эчке 143).

Шулай ук, хезмәт күрсәтүче оешмаларның номерларын белеп тору да комачау итмәс. “Комбытсервис” җәмгыятенең телефон номерлары: 3-88-40, 3-86-66 һәм “Нефтяник” идарәче компаниянең телефон номерлары: 7-68-94, 2-25-22.

"бөгелмә авазы"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International