Татарстан приставлары ике атна эчендә алиментлар буенча 7 миллион сум бурыч түләткән

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

“Балаңны искә төшер – алимент түлә” акциясе кысаларында Татарстан Республикасы приставлары 7 миллион сум бурыч түләткән. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары федераль хезмәте идарәсенең гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә буенча баш белгеч-эксперты Лилия Хәлимова хәбәр итте.

Бурычлары кайтаруның нәтиҗәлелеген арттыру өчен акция республикада 27 август көнне башланды. Чара 10 сентябрьгә кадәр дәвам итте. Бу вакыт эчендә приставлар алимент буенча бурычлары булганнардан 7 миллион 770 мең сум акча җыеп алганнар.

Моннан тыш, ике атна эчендә приставлар 880нән артык бурычлы кеше белән очрашкан. Бурычын түләмәүчеләрнең 620 мең сумлык милегенә арест салган.

tatar-inform

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International