Бүген Бөгелмәдә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны старт алды. Үзәк мәйданда халык өчен яшелчә һәм җиләк-җимешнең киң ассортиментын тәкъдим иттеләр. Продукцияне, шул исәптән, ит-сөт азыкларын да Бөгелмә муниципаль районы фермерлары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре китерә.
Ярминкәдә бөгелмәлеләр балык, колбаса, сыр, он, макарон, көрпә, май, бал, йомырка һәм башка продукция сатып ала алды. Мәсәлән, биредә сыер итенең килосын 280 сумнан, суган, чөгендер, кабачкины 15 сумнан, кишерне 16, бәрәңге һәм кәбестәне 12 сумнан сатып ала алды.