Бөгелмәлеләр Төньяк Кавказда һәлак булучыларны искә алды

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

Бөгелмәлеләр Төньяк Кавказда һәлак булучыларны искә алдылар. Аларга багышланган тантаналы митинг сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янында узды.

1994-1996 елларда барган сугышта, Берләшкән хәрби төркемнәр штабы хәбәр иткәнчә, 4 меңнән артык хәрби хезмәткәр һәлак булган, 19 меңе яраланган, 1 231 кеше - хәбәрсез югалганнар исемлегендә.

Бу көнне Төньяк Кавказда булган сугыш юлларын үткән, Ватаны алдындагы бурычын үтәгән һәр солдат искә алынды. Алар рухына багышлап, чәчкәләр салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International