Бөгелмәлеләргә гриппка каршы вакцина ясату турында искәртәләр

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

Бөгелмәдә җирле халыкка гриппка каршы вакцина ясау эше дәвам итә. Вакцина ясау бушлай һәм өстәмә финанслау чыганаклары ярдәмендә уздырыла.

Үзебездә ясалган «Совигрипп» вакцинасы составына А(Н1N1), А(Н3N2), В төрендәге грипп штаммнары, шулай ук Совидон иммунодуляторы бар. Алар анкиоксидант сыйфатларына ия һәм организмны өстәмә рәвештә грипп һәм салкын тиюдән саклыйлар. Клиник күзәтүләр буенча вакцина тулысынча куркынычсыз.

Роспотребнадзор күрсәткечләре буенча, бүгенге көнгә Бөгелмә муниципаль районында 11549 вакцина ясаткан, бу барлык халыкның 10,9 процентын тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International