“Ныклы гаилә” проекты кысаларында, “Гаилә канаты астында” оешмасы әгъзалары, суд приставлары, Социаль яклау һәм мәшгульлек үзәге бүлеге вәкилләре атна саен балаларына алимент түләүдән баш тартучы бурычлы гражданнар янына рейдлар үткәрә.
Бу юлы әлеге чаралар кысаларында 4 адреска барылды. Нәтиҗәдә, бер бурычлы административ хокук бозу кодексының 5.35.1. маддәсенең 1 бүлеге буенча җәзага тартылды.
Аның алимент түләүләренә 92 мең бурычы бар. Ул суд приставларына китерелде, мәшгульлек үзәге белгечләре аңа “ТНГ-Геосейс” җәмгыятенә агач кисүче эшенә юллама бирделәр.