Район аграрийлары урып-җыю компаниясенә нәтиҗә ясый. Бөртеклеләр җыеп алынган, чиратта - яшелчә кырлары. Быел бәрәңгедән мул уңыш алу көтелә.
Фермер Руслан Фәтхетдинов бөгелмәлеләрне яшелчәләр белән тәэмин итә. Ул - бәрәңге һәм кәбестә үстерә. Икенче икмәк быел 7 гектар, кәбестә - 4 гектар җиргә чәчелгән. Фермер беренче җыелган уңышы белән ярминкәгә чыга алмады. Чөнки, һава торышы яхшы тора, ә бу уңыш җыю өчен бик кулай вакыт.