Бөгелмә Электр насослары заводында Машина төзүчеләр көненә багышланган тантаналы чара үтте. Анда Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров та катнашты. Ул заводның торышын карады һәм коллективны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте.