Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез!

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

Хөрмәтле бөгелмәлеләр!

Сезне чын күңелдән Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез!

Бөгелмә муниципаль районының үсеше, чәчәк атуы өлкән буын вәкилләренең озак еллык намуслы хезмәт нәтиҗәсе. Нәкъ менә сез Бөек Ватан сугышы елларында бәйсезлек өчен көрәшкәнсез, шәһәр һәм районның заманча үсешенә ныклы нигез булдыргансыз.

Сезнең күпчелегегез бүген дә актив тормыш позициясен саклый, җаны белән яшь булып кала бирә. Җитештерүдә, җәмәгать оешмаларында эшләвен дәвам итә. Үсеп килүче буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертә.

Тәрбияле гражданинны тәрбияләү өлкәннәргә хөрмәт күрсәтүдән башлана. Үзеңнең үткәнеңә һәм традицияләргә сакчыл караш нигезендә генә сәламәт җәмгыять һәм бөек ил тормышын лаеклы итеп төзеп була.

Хөрмәтле өлкән буын вәкилләре! Кадерле ветераннар!

Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, яхшы кәеф, актив озын гомер, гаилә бәхете һәм иминлек телибез! Янәшәгездә һәрвакытта да якыннарыгыз, кайгыртучан балаларыгыз, оныкларыгыз, дусларыгыз булсын!

Иң изге теләкләр белән,

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы,

шәһәр мэры

Линар Закиров

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International