Бөгелмәнең бар районнарында да инде җылы бирелгән. 55 котельный да эшкә кершкән.
- Шәһәрдә ягулык сезоны бар куәткә бара. Әлеге эш уңышлы башкарылып килә. Беренче чиратта балалар бакчалары, мәктәпләр, сәламәтлек саклау һәм социаль учреждениеләргә җылы җибәрелде, – дип хәбәр итте Бөгелмә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков.
- Бүген - сезнең һәм Торак-коммуналь хуҗалыгы департаментының 24 сәгатьлек эш көннәре. Җылылык челтәрләре инде искергән, аварияләрсез булмаячак, шуңа күрә сез һәрвакыт әзер булырга тиеш. Кешеләр фатирларында өшергә тиеш түгел, һәр мөрәҗәгать, озакка сузмыйча вакытында үтәлергә тиеш, – дигән мөрәҗәгать җиткерде район башлыгы Бөгелмә шәһәре башкарма комитеты һәм Торак-коммунал хуҗалыгы департаменты җитәкчеләренә.
Җылы биргән чорда Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетында “кайнар линия” эшләячәк. Телефон номерлары: 4-38-65 (эчке 143).
Шулай ук, хезмәт күрсәтүче оешмаларның номерларын белеп тору да комачау итмәс. “Комбытсервис” җәмгыяте: 3-88-40, 3-86-66 һәм “Нефтяник” идарәче компаниясе: 7-68-94, 2-25-22.
"Бөгелмә авазы"