Эшлекле дүшәмбедә Бөгелмә районының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесен җиңүе белән тәбрикләделәр

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

ТР Яшьләр эше министрлыгында яшьләр сәясәте өлкәсендәге белгечләр арасында уздырылган профессиональ осталык конкурсына нәтиҗә ясадылар.

“Муниципаль берәмлекләр яисә РФ субъекты башкарма орган җитәкчеләре” номинациясендә беренче урынга Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илдар Тәхиятуллин ия булган. Район башлыгы аңа алга таба да уңышлы эшләр теләде.

"Бөгелмә авазы"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International