"Радуга" үзәгендә "Тернәкләндерү һәм тәрбия мәктәбе" чарасы үтте. Мәктәпнең төп максатлары һәм бурычлары белән өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире И.Белякова таныштырды. Чараны өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге шәфкать туташлары Ф.Хәйруллина һәм Л.Вәлишина үткәрделәр.
Төркем халыкка социаль ярдәм үзәге хезмәткәрләреннән һәм өйләрендә өлкән яшьтәге әти-әниләрен караучы гражданнардан төзелгән.