1 октябрьдән Россиядә армиягә көзге чакырылыш кампаниясе башланды. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Көзге чакырылыш вакытында Татарстаннан 3 500ир-егетне армиягә озату планлаштырыла. Кичә Кадетлар мәктәбендә Призывниклар көнен билгеләп үттеләр. Октябрь азагында егетләр хәрби частьларга юлланачак.
Аларның күбесе өчен хезмәт урыны традицион - Свердловск өлкәсенең Лесной шәһәрендә һәм Удмуртия республикасының Кизнер бистәсендә урнашкан Бөгелмә муниципаль районы шефлык итә торган частьләр. Беренче озату 26 октябрь көнне узачак.
Быел Бөгелмә районыннан 101 кеше армиягә китәчәк. Аларның берсе Президент полкында хезмәт итү өчен сайлап алынган.